Студенческий портал

admin@studynote.ru
/ Регистрация
X
Помощь студенту > Готовые работы > Дипломные работы > Дипломные работы по другим специализациям > М. Мэхдиев эсэрлэрендэ бер составлы жомлэлэр кулланылышы
М. Мэхдиев эсэрлэрендэ бер составлы жомлэлэр кулланылышы

Тема дипломной работы: М. Мэхдиев эсэрлэрендэ бер составлы жомлэлэр кулланылышы

3000 ₽
Купить за 3000 ₽

или

Заказать новую работу

Более 20 способов оплатить! После оплаты вы сразу получаете ссылку на скачивание. Гарантия 3 дня. Исключительно в ознакомительных целях! Все вопросы admin@studynote.ru

Общая информация
Описание работы
Дополнительная информация

(фрагменты работы)

Общая информация
Учебное заведение: Вузы города Казань > Академия управления ТИСБИ
Тип работы: Дипломные работы
Категория: Другие специализации
Год сдачи: 2013
Количество страниц: 41
Оценка: 5
Дата публикации: 04.02.2014
Количество просмотров: 910
Рейтинг работы:
Описание работы

Хәзерге татар прозасында бер составлы җөмләләрнең кулланылышын ачыклау өчен, без М. Мәһдиев иҗатына мөрәҗәгать иттек. Сүз остасы, хәзерге чор татар әдәбияты тармагында күренекле урын тоткан М. Мәһдиев – прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы булган язучы. Ул – әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын куллануда гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира, бер – берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, җорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар. Аның әсәрләрендә кулланылган җөмләләр төзелешләре ягыннан искиткеч дәрәҗәдә камил, сүз формаларына бай һәм кабатланмас. Сөйләме халык теленә якын, гади, аңлаешлы, тере, халыкчан рух белән сугарылган, шунлыктан җиңел укыла, тәэсирләндерә, дулкынландыра, истә кала.

М. Мәһдиев исеме матбугатта 60 нчы елларның ахырларында күренә башлый. 1968 елны “Без – кырык беренче ел балалары” исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы фронтовикларның укыту – тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы “Фронтовиклар”, “Каз канатлары” романнары, “Кеше китә - җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Ут чәчәге”, “Исәнме, Кәшфи абый” кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

Шулай итеп, М. Мәһдиев үзен әдәбиятка алып кергән юнәлешенә тугрылыклы кала, утызынчы – алтмышынчы еллардагы татар авылы язмышына, чордашларының авыр, ләкин беркайчан да югалып калмый торган олы рухларына мәхәббәтен яшермичә яза, шуларга мәдхия яудыра.

Әдәби әсәрне иҗат итү телне индивидуаль рәвештә файдалануга нигезләнә. “Стиле булмаган автор бервакытта да язучы була алмый, – ди А.П. Чехов. – Әгәр стиле, үз теле бар икән, язучы буларак ул өметсез түгел. Шул чакта гына аның әсәрләрендәге башка яклар турында фикер йөртергә мөмкин.” А. П. Чехов сүзләрен М. Мәһдиевкә карата әйтеп була дип уйлыйбыз. Тел – язучы өчен төп материал. М. Мәһдиев бу “материал” ярдәмендә үз стилен булдыруга ирешә.

Үткән гасыр ахырында ук Я. К. Грот “Филологические разыскания” дигән хезмәтендә болай дигән иде: “Язучы теле – аерым шәхес карамагында фикерләүнең гомуми бер коралы...Стиль ниндидер кагыйдәләргә дә буйсынмый, аны күчереп алып та булмый. Билгеле күләмдә аңа иярергә генә мөмкин. Ул һәр язучының индивидуаль үзенчәлеге булып кала бирә.”

Чыннан да, бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. М. Мәһдиевнең телен, стиль үзенчәлекләрен башка язучыларныкыннан беренче җөмләне уку белән аерып була. Аның теленең халыкчанлыгына игътибар итмичә кала алмыйсың. Шуңа күрә чыгарылыш квалификация эшенең темасын бүген дә актуаль дип саныйбыз, чөнки язучыларның индивидуаль стильләрен җентекләп өйрәнгән хезмәтләр әлегәчә күренми. Бигрәк тә М. Мәһдиев кебек үзенчәлекле әдипнең стиле моңа лаек.

Фәнни хезмәтебезнең максаты – М. Мәһдиев әсәрләрендә бер составлы җөмләләрнең куллану дәрәҗәсен, текст эчендә тоткан урынын, үзенчәлекләрен билгеләү һәм аларның авторга нинди мөмкинлекләр бирүен ачыклау, башка авторлар белән чагыштыру.

Шул максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Темага караган фәнни әдәбият белән танышу һәм өйрәнү.

2. М. Мәһдиев әсәрләреннән фактик материал туплап, картотека

булдыру, аларны бер составлы җөмлә төрләре буенча классификацияләү.

3. Бер составлы җөмләләрнең текст эчендә кулланылыш

үзенчәлекләрен ачыклау.

4. М. Мәһдиев әсәрләрендә бер составлы җөмләләрнең тоткан

урынын, әһәмиятен билгеләү, нәтиҗәләр ясау.

Дополнительная информация

(фрагменты работы)

Фәнни хезмәтне язган вакытта без М.З.Зәкиев редакциясендә чыккан “Татар грамматикасы”ның III томына таяндык, шулай ук Ф.С.Сафиуллинаның “Текст төзелеше” дигән хезмәтеннән, М.Сәгыйтовның “Татар телендә инфинитив җөмләләр һәм аларны төркемләү” исемле мәкаләләрдән файдаландык. Мисалларны М,Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары”, “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Фронтовиклар”, “Бәхилләшү” һ.б. әсәрләреннән тупладык.

Хезмәтебезнең өйрәнү предметы итеп сөйләмнең синтаксик төзелеше, объекты итеп М.Мәһдиев әсәрләрендә бер составлы җөмләләрнең кулланылышын тикшерүне алдык.

Квалификация эшен язганда өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулларыннан, күзәтү, чагыштыру алымнарыннан файдалану М.Мәһдиев әсәрләрендәге бер составлы җөмләләрнең кулланылу үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итте.

Фәнни хезмәтебез керештән, ике бүлектән , ике бүлек бүлекчәләрдән, йомгаклаудан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Купить за 3000 ₽

Похожие работы