или
Заказать новую работу(фрагменты работы)
Учебное заведение: | Вузы города Казань > Казанский филиал Современной гуманитарной академии |
Тип работы: | Дипломные работы |
Категория: | Другие специализации |
Год сдачи: | 2013 |
Количество страниц: | 42 |
Оценка: | 5 |
Дата публикации: | 01.02.2014 |
Количество просмотров: | 904 |
Рейтинг работы: |
Һади Такташ турында үз заманында матбугатта күп кенә фикерләр әйтелгән. Соңрак чорларда махсус фәнни тикшеренүләр, аерым китаплар дөнья күрде. Аларның барысында да, нигездә, шагыйрь әсәрләренең идея – эчтәлек ягына игътибар ителгән. Поэтикасына карата да кайбер мәгълүматлар бар. Тагын шунысы да бар, моңа кадәр филология фәнендә матур әдәбият әсәрләрен лингвистлар бары тик тел ягыннан гына, әдәбиятчылар – башлыча әдәбият теориясе ягыннан гына өйрәнәләр иде. Соңгы вакытта матур әдәбиятны комплекслы, ягъни аның тел һәм әдәби эшләнешен бергә карау көн тәртибенә килеп басты. Хезмәтнең шушы юнәлештә эшләнгән булуы аның актуальлеген тагын да арттыра. Билгеле булганча, текст, сүз сәнгатендә телдән әйтелгән яки язма рәвештә булып, проза, драма яки шигырь төрләренә бүленә. Проза текстының кайбер төрләре татар филологиясендә лингвистик яктан шактый өйрәнелде. Драматургия текстының поэтикасына юнәлдерелгән хезмәтләр дә күренә башлады. Шигырь текстын (гомумән, сүз сәнгатенең һәр жанрын) тикшергәндә гади лингвостилистик анализ гына җитми – текстның чын поэзияме, әллә шигырь калыбына салынган купшы публицистика яки дидактика гына түгелме икәнлегенә ныклап игътибар бирергә, поэзиянең эстетик категория булуын истә тотып эш итәргә кирәк була. Шигырь тексты прозаныкыннан янәшә сөйләм төзелешенең билгеле бер тәртиптә кабатлануы белән аерыла. Тексттагы андый кабатлану үзенең теге яки бу системадагы ритмы, строфасы яки тирадасы, шулай ук күп очракта рифмасы булу белән уй – тойгының сәнгатьле яңгырышын арттыра. Ләкин поэзия өчен бу шартлар гына җитми – аңа сөйләм текстындагы фраза тезмәләренең образлы булуы, бөтен бер текстның персонаж образын тасвирлауга корылган булуы, укучы зиһенендә образ турында нинди дә булса фантазия уятуы кирәк. Шунсыз поэзия юк, бары тик ритмлы – рифмалы гади назым гына барлыкка килә. Поэзия турында шуны әйтергә кирәк: ул беренчедән, эстетик (гүзәллек) категория, икенчедән, сүз сәнгатендә поэзия – иҗатчы әйтергә теләгән уй – тойгыларны югары зәвыклы сүз – сурәтләр ярдәмендә яки алардан башка билгеле төр әдәби жанр кысасында (шигырь, проза, драма формасында) тасвирлап бирә; өченчедән, поэзия әсәре укучыда (тыңлаучыда) нинди дә булса фантазия уята, аның күңелен яулап ала. Әле генә искә алынганча, шигырьдә поэтик тасвир һәрвакытта да күчерелмә мәгънәдәге сүзләр –троплар (металогик алым) белән генә бирелми, бәлки тасвир субъекты (лирик персонаж) яки объекты (күренеш, вакыйга, башка бер персонаж) үзе күңелгә үтеп керерлек поэтик икән, туры мәгънәле сүзләр белән дә башкарыла (автологик алым). Иң мөһиме шунда – поэзия ул, укучы яки тыңлаучы үзе телиме, теләмиме, аның йөрәген, аңын яулап ала, дулкынландыра торган матур әдәбият тексты. Фәнни хезмәтебезнең максаты – Һ.Такташ шигырьләренең лексик-грамматик үзенчәлекләрен билгеләү һәм авторның бу өлкәдәге яңалыкларын ачыклау. Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды: 1) темага караган фәнни әдәбият белән танышу һәм өйрәнү; 2) теоретик материалны системага салу; 3) Һ.Такташ шигырьләреннән мисаллар туплау, аларны анализлау. Теманы язганда, безгә күп кенә әдәбият белән танышырга туры килде. Бигрәк тә без Л.Габдрахманова, Х.Госман, В.Х.Хаков, Г.Халит, Н.Г.Юзиев хезмәтләренә таяндык. Мисалларны Һ.Такташның шигырь китапларыннан тупладык. Хезмәтебезне өйрәнү предметы – Һ.Такташ шигырьләренең лексик –грамматик үзенчәлекләре, объекты – Һ Такташ шигырьләре. Бу эшне язу өчен иң элек китапханәләрдә махсус әдәбият белән таныштык. Аннан Һ.Такташның әсәрләрен тагын бер кат игътибар белән укып чыктык, үзебезгә кирәкле фактик материал тупладык. Соңыннан, бу материалга лексик – грамматик анализ ясап, әлеге хезмәтне яздык. Фәнни хезмәтебез кереш өлештән, ике бүлектән, йомгактан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
(фрагменты работы)
Шигырь тексты прозаныкыннан янәшә сөйләм төзелешенең билгеле бер тәртиптә кабатлануы белән аерыла. Тексттагы андый кабатлану үзенең теге яки бу системадагы ритмы, строфасы яки тирадасы, шулай ук күп очракта рифмасы булу белән уй – тойгының сәнгатьле яңгырышын арттыра. Ләкин поэзия өчен бу шартлар гына җитми – аңа сөйләм текстындагы фраза тезмәләренең образлы булуы, бөтен бер текстның персонаж образын тасвирлауга корылган булуы, укучы зиһенендә образ турында нинди дә булса фантазия уятуы кирәк. Шунсыз поэзия юк, бары тик ритмлы – рифмалы гади назым гына барлыкка килә. Поэзия турында шуны әйтергә кирәк: ул беренчедән, эстетик (гүзәллек) категория, икенчедән, сүз сәнгатендә поэзия – иҗатчы әйтергә теләгән уй – тойгыларны югары зәвыклы сүз – сурәтләр ярдәмендә яки алардан башка билгеле төр әдәби жанр кысасында (шигырь, проза, драма формасында) тасвирлап бирә; өченчедән, поэзия әсәре укучыда (тыңлаучыда) нинди дә булса фантазия уята, аның күңелен яулап ала. Әле генә искә алынганча, шигырьдә поэтик тасвир һәрвакытта да күчерелмә мәгънәдәге сүзләр –троплар (металогик алым) белән генә бирелми, бәлки тасвир субъекты (лирик персонаж) яки объекты (күренеш, вакыйга, башка бер персонаж) үзе күңелгә үтеп керерлек поэтик икән, туры мәгънәле сүзләр белән дә башкарыла (автологик алым). Иң мөһиме шунда – поэзия ул, укучы яки тыңлаучы үзе телиме, теләмиме, аның йөрәген, аңын яулап ала, дулкынландыра торган матур әдәбият тексты. Фәнни хезмәтебезнең максаты – Һ.Такташ шигырьләренең лексик-грамматик үзенчәлекләрен билгеләү һәм авторның бу өлкәдәге яңалыкларын ачыклау. Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды: 1) темага караган фәнни әдәбият белән танышу һәм өйрәнү; 2) теоретик материалны системага салу; 3) Һ.Такташ шигырьләреннән мисаллар туплау, аларны анализлау. Теманы язганда, безгә күп кенә әдәбият белән танышырга туры килде. Бигрәк тә без Л.Габдрахманова, Х.Госман, В.Х.Хаков, Г.Халит, Н.Г.Юзиев хезмәтләренә таяндык. Мисалларны Һ.Такташның шигырь китапларыннан тупладык. Хезмәтебезне өйрәнү предметы – Һ.Такташ шигырьләренең лексик –грамматик үзенчәлекләре, объекты – Һ Такташ шигырьләре. Бу эшне язу өчен иң элек китапханәләрдә махсус әдәбият белән таныштык. Аннан Һ.Такташның әсәрләрен тагын бер кат игътибар белән укып чыктык, үзебезгә кирәкле фактик материал тупладык. Соңыннан, бу материалга лексик – грамматик анализ ясап, әлеге хезмәтне яздык. Фәнни хезмәтебез кереш өлештән, ике бүлектән, йомгактан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Похожие работы
Работы автора